2022 елда уылдык чәчү: Спас районында су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып бара.

Шулай итеп, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында, Спас районы территориясендә Актай һәм Кама елгалары тамагында Коминтерн авылы янында су биологик ресурсларын законсыз тоткан граждан тоткарланды.

35*35 ячейкалы 30 м озынлыктагы ятьмә, һәм забродник костюмы  тартып алынды.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе (Су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International