Татарстан укучылары Җир Хартиясе кысаларында заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Арча районында «Җир Хартиясе кысаларында заманча социаль-экономик системаларның экологик куркынычсызлыгы»дигән республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чарада «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, шулай ук Арча, Биектау, Теләче, Саба, Балтач һәм Сарман районнары педагоглары катнашты.

Пленар өлеше табигый материаллардан ясалган кул эшләнмәләре һәм «Табигать һәм кеше» иҗади проектларын караудан башланды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова мөрәҗәгать итте.

 «Монда планетабызның язмышына битараф булмаган һәм экологик проблемаларны хәл итү юллары өчен сәламәт һәм уңайлы мохиттә яшәргә теләгән кешеләр җыелды. Безнең һәркайсыбыз уртак эшкә – җиребезне яклау һәм саклау өчен үз өлешен кертә ала», - диде ул.

Конференция эше 5 секция буенча оештырылган иде: «Биология», «Химия һәм Экология», «Җәмгыять белеме һәм тарих», «География», «Иҗатта экология темасы», «Рус һәм чит ил әдәбияты», «Татар әдәбияты».   

Чара барышында укучылар 56 тикшеренү проекты күрсәттеләр. Үз эшләрендә аларның һәркайсы экологик эшчәнлек аспектларын, көнүзәк экологик проблемаларны, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннар һәм кошларның төрлелеген саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын чишәргә тырышты.

Чара катнашучыларны 1,2,3 дәрәҗә дипломнары һәм грамоталары бирү тантанасы белән тәмамланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International