«Балык-Булсын!» Чистай районында балыклар өчен ике чакрымлы оялар ясадылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Республикада ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыруның иң кызган чагы. Чаралар Чистай районының Прость елгасында «Балык-Булсын!» табигать саклау чаралары комплексы кысаларында оештырылды. 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ике чакрымлы ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштырдылар. 

«Бәйләү өчен материал очраклы гына сайланмаган. Нарат ботакларында балык уылдыгын инфекция йоктыру куркынычыннан коткара торган табигый антисептик бүлеп чыгара. Әлеге чаралар комплексы республика сусаклагычларында маймычның чыгу мөмкинлеген арттырачак», - дип билгеләп үтә «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Чарада ТР ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары катнашты. Акция барышында укучылар ясалма уылдык чәчү урыннарының файдасы һәм аларның ни өчен кирәклеге турында белделәр.

«Без балыкка уылдык чәчү өчен ясалма оялар куярга өйрәндек. Чөнки елгаларда суның дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, балыкларга уылдык чәчәргә урын юк диярлек. Мондый үзебез ясаган оялар, нәкъ шундый урын булачак», - диде  ТР ДОСААФ техник мәктәбе курсанты Анатолий Абрамов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International