Төсе үз яшенә туры килми: Казанда Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган тукранны очратканнар

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Казанның Имәнлек урамындагы урманда Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чал тукран баласын очраталар.

Бу төр тукрансыманнар отрядына, тукран кошлар гаиләсенә карый. Чал тукран – оя коручы күчмә төр. Яфраклы ачык һәм катнаш урманнарда яши. Бөҗәкләр белән туклана, алар арасында кырмыскалар зур урын алып тора.

Республика территориясендә аларны Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Спас, Тәтеш, Чирмешән районнарында, шулай ук Алабуга һәм Казанның урман-парк зоналарында очратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International