Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануын искә төшерә

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: 2023 елның 16 июненнән жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Гариза бирү вакыты 2023 елның 26 июненә кадәр озайтыла.

 

Жирәбәдә катнашу өчен https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк ( 2023 елның 16 июненнән тапшырырга мөмкин булачак).

 

Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак:

1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы (торган урын һәм чынбарлыкта яшәү урыны) һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);

2) аучылык ресурсының төре;

3) аучы аның территориясендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга дәгъва итә торган, чикләрендә гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре урнашкан бер муниципаль берәмлекнең исеме;    

4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

 

Жирәбәдә катнаштырудан баш тарту нигезләре:

1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гаризалар бирү;

2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;

3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;

4. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза;

5. аучының аучылык ресурсының һәр төре буенча төрле муниципаль берәмлекләргә бердән артык гариза бирүе.

 

Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:

 

Поши:

Әгерҗе районы – 3 баш

Азнакай районы – 2 баш

Алексеевск районы – 1 баш

Әлки районы – 4 баш

Әлмәт районы – 4 баш

Баулы районы – 2 баш

Лениногорск районы – 5 баш

Менделеевск районы – 1 баш

Түбән Кама районы – 2 баш

Нурлат районы – 3 баш

Балык Бистәсе районы – 1 баш

Сарман районы – 1 баш

Спас районы – 2 баш

Ютазы районы – 4 баш

 

Кабан дуңгызы:

Арча районы – 7 баш

Алабуга районы – 2 баш

Лениногорск районы – 2 баш

Нурлат районы – 14 баш

Балык Бистәсе районы – 9 баш

 

Кыр кәҗәсе:

Азнакай районы – 5 баш

Алексеевск районы – 8 баш

Әлки районы – 12 баш

Әлмәт районы – 2 баш

Баулы районы – 5 баш

Бөгелмә районы – 3 баш

Лениногорск районы – 4 баш

Түбән Кама районы – 2 баш

Яңа Чишмә районы – 2 баш

Нурлат районы – 3 баш

Сарман районы – 2 баш

Спас районы – 5 баш

Чистай районы – 2 баш

Ютазы районы – 4 баш

 

Бурсык:

Әгерҗе районы – 2 баш

Азнакай районы – 2 баш

Алексеевск районы – 1 баш

Баулы районы – 4 баш

Лениногорск районы – 1 баш

Мөслим районы – 1 баш

Нурлат районы – 1 баш

Балык Бистәсе районы – 1 баш

Сарман районы – 1 баш

Спас районы – 1 баш

Ютазы районы – 1 баш

 

Жирәбә салу 2023 елның 1 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин ур., 29 йорт адресында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International