Спас районы укучылары Чиста күл ярын чистарттылар

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Полиэтилен пакетлар, шешәләр, салфеткалар – шундый бай «уңыш»ны Спас районы Трехозерск урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны «МолнияПо» сәламәтләндерү лагере балалары җыйды.

Болар барысы да җирле халык һәм туристлар оештырган пикниклардан соң кала. Перчаткалар киеп һәм капчыклар белән коралланып, мәктәп укучылары төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле «Чиста күл» территориясен чүп-чардан арындырдылар.

«Һәркем безнең яраткан урыннарыбызның чиста һәм тәртипле булуын тели. Безнең һәрберебез яр буенда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертте, чөнки тирә-юньдәге табигатьне саклап калу безнең мәнфәгатьләребездә һәм моңа көчебез җитәрлек», – ди мәктәп укучылары.

Чара барышында «Спас» заказнигы хезмәткәрләре балаларга елгаларны, диңгезләрне, күлләрне, буаларны төрле пычранулардан чистарту кирәклеге турында сөйләделәр.

«Шәхси мисаллары белән балалар әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклауга һәркемнең үз өлешен кертә алуын күрсәттеләр. Кемдер тирә-юньне матуррак итүен көтәргә кирәкми, ә бу эшне үзең эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтә заказник белгече Любовь Мурзак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International