«Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә табигатьне саклау режимын бозучылар ачыкланды

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Җәй – һәрберебезнең табигатьтә күп вакыт үткәрә торган ел фасылы. Нәкъ менә шушы чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләр режимын бозу белән бәйле очракларны кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтәләр. Бу юлы рейд «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә узды.

Ял итүчеләр еш кына учаклар кабызып, палаткалар урнаштыралар, гомуми файдаланудагы юллардан читтә машиналарда йөриләр һәм туктаталар. Бу хокук бозу өчен гражданин административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин», – ди «Идел киңлекләре» заказнигы башлыгы Евгений Васильев.

Рейд барышында РФ Административ хокук бозулар кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча автотранспорт чараларының гомуми файдаланудагы юллардан тыш йөрүе һәм тукталуы өчен 10 административ беркетмә төзелде. Моннан тыш, ял итүчеләр белән заказник территориясендә булу кагыйдәләре һәм чикләүләр мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International