Спас районында беренче тапкыр ап-ак төнбоеклар чәчәк атты

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Спас районында беренче тапкыр ап-ак чәчәкләр Бездна елгасын бизәделәр. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чәчәкне «Спас» заказнигы белгечләре күреп алды.

Бу суда үсә торган озын тамырлы үләнчел күпьеллык үсемлек, су өстендә йөзүче яфраклы гидрофит. Ул 0,6 – 1,8 м тирәнлектә акмый торган яки акрын агып торган сулы күлләрдә, елгаларда, уемтыкларда, буаларда, сусаклагычларда үсә.

Республика территориясендә бу төр гадәттә бик күпләп үсми. Торак пунктлар тирәсендә сирәк очрый яки юкка чыга бара. Май ахырыннан августка кадәр чәчәк ата. Шуңа күрә әле хозурланырга вакыт бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International