ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген 2023 елгы жирәбә буенча җиңүчеләргә ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.

Әгәр җиңүче рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук резервка эләккән кешеләргә чират тәртибендә бирелә.

Рөхсәт алу хокукы күчкән затлар исемлеге иртәгә, 17 августта бастырылачак.

Җиңүчеләр исемлеге һәм резервка кергән кешеләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International