Азнакайда торак йортның подъездына очраклы рәвештә килеп кергән кондызны коткарганнар

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча хезмәткәрләре кондызны коткарды. Бу хәл турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.

Алар хайванның Азнакай шәһәренең бер торак йортының подъездында утыруын сөйләделәр.

Белгечләр тикшергән вакытта хайван табигый булмаган яшәү урынына эләккәнлектән куркып калган һәм стресс кичергән була. Хайван тышкы яктан зарарланмаган.

Мөстәкыйль рәвештә ул табигый тирәлеккә кайта алмаган.  Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Аны Мәнәвез авылы янындагы урман күленә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International