Аучыларга искәрмә: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты куркынычсыз ау кагыйдәләрен искә төшерә

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Ау сезонын ачу – барлык аучылар өчен стартка әверелә һәм аларның хисләрен уята торган вакыйга. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, куркынычсызлык техникасының ау вакытында тыела торган төп таләпләре турында искә төшерәбез:

1. торак йорт һәм корылмадан 200 метрдан якынрак аучылык коралы кулланып аучылык хайваннарын ату;

2. «тавышка», «кыштырдауга» ату, шулай ук яхшы күренми торган әйбергә һәм электр тапшыру линияләре чыбыкларында һәм баганаларда утыручы каурыйлы киеккә ату;

3. снаряд янәшәдәге атучы яныннан 15 метрдан да якын узарлык итеп, атучылар баскан сызык буеннан ату;

4. әгәр аучылар, киртә эченә кергән хайваннарны чолгап, киртә эченә таба хәрәкәт итәләр икән, аучылык хайваннарын киртә эченә кууны оештыру;

5. мәгълүмат билгеләренә, шул исәптән юл һәм межа билгеләренә, юл хәрәкәте билгеләренә, реклама конструкцияләренә (стендлар, щитлар), шулай ук махсус мәгълүмат билгеләренә (аншлаглар) һәм башка мәгълүмат билгеләренә, аларның терәкләренә, торак һәм торак булмаган биналарга ату;

6. әрәмәлекләрдә, куаклыкларда, күз күреме начар булган җирләрдә аулаган вакытта, очып күтәрелә яки очып бара торган кошларга 2,5 метрдан түбәнрәк ату;

7. коллектив ау вакытында, куып тотканчы, ату позициясеннән китеп, мәтәлеп төшкән, атылган, җәрәхәтләнгән аучылык хайванына якын бару.

Шулай ук:

- Төзек булмаган аучылык коралы белән аулау рөхсәт ителми. Аучылык коралының атуын тикшерү һәм аны тиешле ату хәленә китерү махсус җиһазландырылган ату урыннарында яки мәйданчыкларында, яисә аучылык биләмәләрендә ау чорында гына, аучыда ау хокукына документлар булганда гына башкарылырга тиеш. Атып прицелны дөресләгән вакытта, аучы кешегә, физик затларга һәм хайваннар дөньясы объектларына зыян китерү мөмкинлеген булдырмый торган куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш.

- Ау коралын корганда яки патронын алганда, башка шәхесләрдән читкә борылып, аны өскә яки җиргә генә юнәлтергә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International