Кызыл китапка кертелгәннәрне яса: Татарстанда «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе башлана

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.

Бәйгедә республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала. Аларның эшләренең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар булырга мөмкин.

Яшь конкурсантларга эшләрен төрле техникада башкарырга, экологик грамоталылык, сәнгатьлелек һәм идеяләренең үзенчәлеклелеген күрсәтергә кирәк. Эшнең исеме Кызыл китапка кертелгән үсемлек, гөмбә яки хайван исемен үз эченә алырга тиеш.

Эшләр 6 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефонына шалтыратып ачыкларга мөмкин.

Бәйге турында Нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International