ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автотранспорт чаралары белән идарә иткәндә саклык чараларын үтәүне сорый

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Сезонлы күчеш һәм куышу белән бәйле рәвештә, республика юлларына эре кыргый хайваннар – поши, кыр кәҗәләре һәм мараллар чыга. Мондый очракларның күпчелеге эңгер-меңгер һәм караңгы, шулай ук күз күреме начар булу шартларына туры килә.

Әйтик, 14 нче сентябрьдән 21 нче сентябрьгә кадәр республика территориясендә кыргый хайваннар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булды. Алексеевск, Алабуга, Лаеш һәм Питрәч районнарында дүрт пошины, Сарман районында кабанны бәрдергәннәр.

Автомобиль юлларында йөргәндә машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, хайваннарның трассага чыгуы турында кисәтүче билгеләргә игътибарлы булырга һәм, сәяхәтләрне планлаштырганда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, бик сак булырга кирәк. Статистика буенча, кыргый хайваннар белән бәрелешләрнең 80 % тан артыгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

Трассада һәм юлдан читтә кыргый тояклы хайван белән очрашканда, мөмкин булганча, хайванны үткәрергә кирәк, чөнки аның үзен ничек тотачагы билгесез.

 Исегезгә төшерәбез: юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда «Кыргый хайваннар» дигән юл билгеләре куела. Автомагистральләр төзегәндә һәм алардан файдаланганда кыргый хайваннарны саклау буенча хайваннарның куркынычсыз күчеше өчен коймалар һәм юллар урнаштыру кебек чаралар каралган. Соңгы 5 елда республика юлларында 154 юл билгесе куелган. Ә М-12 трассасын төзегәндә, кыргый хайваннар өчен махсус юл аша чыгу урыннары исәпкә алынган – тоннель тибында – 7 һәм ландшафт күпере рәвешендә 3 аркылы чыгу юлы ясалган.

Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112  ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International