Республика сулыкларында сулыкларны браконьерларның тоту коралларыннан арындыру буенча эш дәвам итә

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика сулыкларын браконьерларның ятьмәләреннән арындыру эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

Әйтик, рейд чаралары барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча хезмәткәрләре тарафыннан сулыклардан 4 ятьмә һәм 12 кысла аулагыч табылды һәм алынды. Ә Чистай районының гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендә, тыелган ау кораллары белән аучылык биләмәләрендә булган өчен, 2 административ беркетмә төзелде.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International