ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә браконьерлык фактына чик куйды

2023 елның 6 октябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.

Әйтик, «Зөя» һәм «Идел киңлекләре» заказниклары хезмәткәрләренең уртак иртәнге рейды барышында Васильево бистәсеннән 800 метр көньяктарак «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды.

Урынга РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез: әлеге хокук бозу өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф яки шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International