Игелекле эшләр: Югары Ослан районы укучылары кыргый фауна ияләре өчен кышкы «йортлар» ясадылар

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстанда кыргый хайваннар өчен урман ашханәләре ачылды. Аларны ничек табарга? Меню нәрсәсе белән гаҗәпләндерә? Ашханәгә килүчеләр нәрсәне өстен күрәләр?

Бу сорауларга җавапны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районы буенча районара бүлеге башлыгы белән бергә районның аучылык хуҗалыгында Куралов урта белем бирү мәктәбе укучылары эзләде.

Бу көнне һава торышы балаларны сөендерерлек иде. Көзге урман... коелган яфраклар йомшак келәмдәй җиргә түшәлгән... Агачлардагы яфраклар искиткеч матур төрле төстә. Мондый күренеш барыбызны да туктап, тирә-якка карарга һәм тормыштагы барлык авырлыкларны һәм проблемаларны онытырга мәҗбүр итә, ә укучыларга рәхәтлекне файдалы эш белән берләштерергә, дәресләрдән бераз читкә китәргә ярдәм итә.

Алар өчен урманга бару – әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү өчен ачык дәрес. Монда алар җимлекләр төзиләр һәм аларны пошиларның, кыр кәҗәләренең һәм куяннарның яраткан тәм-томнары белән тутыралар. «Ашханә» – ризык кына түгел, ә аларны авырулардан саклый торган витаминнар чыганагы да. Кышын алар тоз, печән, ашлык, кукуруз һәм башка азыкны өстен күрәләр.

«Бу бик яхшы. Кызганыч, хайваннарның монда кичке ашка килүен генә күрә алмыйбыз. Аның каравы, без аларның канәгать калачагына ышанабыз», – ди мәктәп укучылары.

Хәзер әле хайваннарга табигый азык җитәрлек. Һава торышы бик кырысланып китсә, кеше ярдәме кирәк булачак. Гадәттә аларны көз ахырыннан яз уртасына кадәр тукландыралар. Аларга ризык, кышны кичеп, санарын саклап калу өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International