ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурсларын законсыз тоту фактын ачыкладылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча рейд эшчәнлеге алып баруны дәвам итәләр.

Кичке рейд барышында Щурячий бистәсе территориясендә тыелган кораллар белән су биологик ресурсларын тоткан Марий Элда яшәүче тоткарлана. Балык һәм ятьмә салынган капчыклар, шулай ук ишкәкле резина көймә тартып алына.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырыла. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International