Йомшаккайлар өчен йортлар: Түбән Камада тиен оялары урнаштырылды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Түбән Камада агачларда тиеннәргә беренче оялар барлыкка килде. Стахеев пихта аллеясы территориясендә һәм Лемаев исемендәге скверда җирән йомшаккайлар өчен агач «фатирлар» урнаштырылды.

«Алар җимлек-йортларга охшаган. Анда тиеннәр балаларын үстерү белән генә чикләнмәячәк, табыш эзләү осталыкларын да үстерә алачак, чөнки әлеге йортларда тиеннәрнең тапкан запаслары өчен урын күп», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.

Бу яңа корылмаларны курыкмас йомшаккайлар ничек кабул итәчәген беркем дә белми. Ләкин аларга, ял итү һәм салкыннан котылу өчен, мондый ышык урыннар бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International