«Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Россия бөркетләре» активистлары кошларга брошка ясаганнар

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экологик акциясенә кушылды. Акциядә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары һәм яшь «Россия бөркетләре» катнашты.

Чара барышында заказник хезмәткәрләре балаларга «Песнәк көне» дигән экологик бәйрәм турында сөйләделәр.

«Песнәк көне» Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылды. Бу көнне торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунак»ны – безнең якларда кышлау өчен калган кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Алар арасында песнәкләр, купшыллар, карабүрекләр, күкшәләр, чи-чи чыпчыклар һәм сызгырак чыпчыклар бар. Песнәкләр көненең төп максаты – елның салкын вакытында кошларны тукландыруның мөһимлеген һәм кирәклеген кешеләрнең исенә төшерү», – дип билгеләп үтә заказник белгече Регина Биктаһирова.

Чара ахырында катнашучыларның һәрберсе, үзләренең иҗадилыгын күрсәтеп һәм процесстан рәхәтлек алып, матур «Песнәк» брошкасы ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International