«Без аларны тукландырырга тиеш»: Буа районы гимназистлары алма бакчасында яшәүче канатлы дусларыбыз өчен 25 җимлек урнаштырдылар

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш көне, көннәр кыскара башлагач һәм кошларның азык эзләү вакыты азрак булган саен, аларны тукландырырга кирәк. Кошлар туңмасын өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа районы гимназистлары белән берлектә алма бакчасына 25 җимлек урнаштырдылар.

Балалар җимлекләрне барлык фантазияләрен эшкә җигеп ясадылар, уйлап табучанлыкларының чиге юк: агачтан матур сарайлар да бар, пластик шешәләр һәм төрле-төрле табигый материал да кулланганнар.

Бакчада урнаштырылган җимлекләр бик күп кенә кошларга исән калырга ярдәм итәр өчен яхшы мәйданчык булачак. Ә җимлекләргә азык салып торып, теләгән һәркем игелеклелек үрнәге күрсәтә ала. Кемнең җимлегендә азык тизрәк кимер дә кошлар кайсысын күбрәк үз итәр икән –мәктәп укучылары кызыксынып хәзер шуны күзәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International