«Мишә елгасы тамагы» заказнигы территориясендә балык тотуга тыю кертелә

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелүен искә төшерә.

Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә.

Заказник территориясендә хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары даими рейдлар оештырачак. Заказникның саклау режимын үтәмәгән өчен, РФ КоАПның 8.39 статьясы нигезендә (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу) җәза каралган.

Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория булып тора. саклау чаралары комплексын үткәрү юлы белән су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясе һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру өчен тудырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International