34 меңнән артык татарстанлы республиканың тыюлык урыннары белән танышты

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Республиканың киләчәк буыннарга табигый кыйммәтләрен сакла өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты экологик белем бирүгә зур игътибар бирә. Әйтик, 2023 елда республикада 1600 дән артык экологик-агарту чарасы үткәрелде. Аларда 34 меңнән артык граждан катнашты.

Барлык чаралар да онлайн форматта узды. Катнашучыларга төрле төрдә дәресләр – әңгәмәләр, сәяхәтләр, экскурсияләр, мастер-бәйгеләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, традицион ел саен үткәрелә торган «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») республика бәйгесендә 450 белем бирү учреждениесеннән 2,5 меңгә якын балалар бакчасы тәрбияләнүчесе һәм мәктәп укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International