«Урманнан килгән кунак» операциясе: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, тәрәзә каршында хәрәкәтсез утырган ябалакны тотып, урманга җибәрәләр

2024 елның 9 феврале, җомга

Иртән иртүк битараф булмаган чистайлылар тәрәзәдән телевизор антеннасында утыручы озын койрыклы ябалакны күрәләр. Ул туңгандыр һәм оча алмыйдыр, дип уйлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Ябалакны аннан алу өчен, белгечләр тулы бер коткару операциясе үткәрәләр. Алар, тәрәзәне ачып, торбага чыгалар. Тикшергәннән соң, аның сәламәт һәм җәрәхәтләнмәгән булуы ачыклана.

Күрәсең, арыган һәм ял итәргә булган, бу исә кешеләрне гаҗәпләндерә.  Ябалак үзен коткаручыларга караш ташлап ала да урманга очып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International