Хайваннарга ярдәм итәләр: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәт районында кыргый хайваннар өчен 25 км сукмак таптадылар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Кышкы кырыс айларда урманнарда хайваннар дөньясы вәкилләренә яшәү җиңел түгел. Зур-зур кар көртләре аркасында аларга азык салынган утлыкларга бару авыр. Ярдәмгә кешеләр килә. Алар эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә хайваннар өчен сукмаклар салалар һәм утлыкларны гади һәм гадәти азык белән тутыралар.

Әлмәт районы аучылык биләмәләре территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан утлыкларга кадәр 25 км сукмак тапталган. Алар барысы да печән һәм махсус азык тозы белән тутырылган. Тозлыкларга 500 кг тоз, кыр кәҗәләре өчен 2000 кг печән салынган. Шулай ук азык мәйданчыкларына аерым юллар ясалган. Шулай итеп иң кечкенәләре дә ач калмаячак.

Бу чаралар комплексы хайваннарга кышкы салкыннарда юлны куркынычсызрак итәргә, начар һава шартларын кичерергә, төрле авыруларга каршы торучанлыкны һәм хайваннар санын арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International