Балыкларны гаиләләре белән коткаралар: Чистай районы сулыкларында 150 бәке тиштеләр

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

«Балык булсын!» («Рыбе — быть!») масштаблы республика экологик акциясе Чистай районы сулыкларының берсендә узды. Сулыкларда яшәүчеләрне кислород ачлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясенә төрле яшьтәге 65 тән артык кеше кушылды. Күпләр гаиләләре белән килде.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре бу гади булмаган чорда балыкларга ничек ярдәм итүләрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

«Мондый акция бик кирәкле. Сулыкны кислород белән тутыру өчен, махсус прибор – аэратор кулланыла. Ул атмосфера һавасы бирә, ул күкертле водородны су астыннан өскә чыгара, ә су кислород белән тула. Аэрация сулыклардагы балыкларга исән калырга ярдәм итә», — ди «Чиста болыннар» табигать заказнигы башлыгы Максим Улыбин.

Аэрация чараларыннан тыш, тиз бораулау буенча команда белән эшләү барышында алар 150 бәке тишәләр. Бу чаралар күлләрдә кирәкле кислород дәрәҗәсен язга кадәр сакларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International