ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2023 елда су биологик ресурсларын саклау нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.

Утырыш барышында су биологик ресурсларын саклау һәм «Чулпан» дәүләт табигать заказнигына А.П. Пухачев исемен бирү мәсьәләләре тикшерелде.

Республика территориясендә су биологик ресурсларын саклау буенча эш нәтиҗәләре турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Светлана Әхмәтҗанова сөйләде. Ул язгы һәм кышкы «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» акциясе барышы турында сөйләде.

«2023 елда акцияләр кысаларында республика сулыкларында 21 км уылдык чәчү урыны ясалды. Чарада 1,2 меңнән артык кеше катнашты. Иң нәтиҗәле һәм массакүләм эш Спас һәм Апас районнарында узды. Мәсәлән, күлне Идел белән тоташтыру өчен, катнашучылар 500 метрдан артык озынлыктагы канал казыдылар һәм якындагы су объектларына бер тоннадан артык балык кайтару буенча коткару операциясе үткәрделәр. Кышкы чорда сулыкларда 9400 бәке борауланды», – диде ул.

Чара ахырында катнашучылар «Чулпан» заказнигына аны төзүче һәм нигезләүче исемен бирү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International