Чап туган йортыңа: Кешеләр янына килгән поши баласын Нурлат районы урманына җибәрделәр

2024 елның 16 феврале, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат районында коткарылган ялгыз яшь пошины табигый яшәү шартларына чыгардылар. Хәзер ул инде сәламәт яшь зур мөгезле хайванга әверелде.

Исегезгә төшерәбез: вакыйга гыйнвар ахырында булган иде. Ул ярдәмгә мохтаҗ хәлдә табылды. Аңа исән калырга кешеләр ярдәм итте.

3 атна дәвамында бәләкәч кыргый хайваннар утарында ветеринария табиблары күзәтүе астында яшәде. Алар көн саен табылдыкны ашаттылар. Башта ул аз ашап, күп су эчә иде.

Поши бозавы бик аралашучан булып чыкты. Ул бик кызыксынучан, ә кәефе һәрвакыт яхшы. Хайван район урманнарының берсенә җибәрелде. Әгәр дә могҗиза белән коткарылмаса, кечкенә пошиның язмышы болай яхшы булмас иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International