Үрдәкләрне яңа өйдә көтәләр: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыр үрдәкләре өчен куышләр әзерләде

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Яз – күпчелек кошларның җанланган чоры. Алар җылы яклардан кайтып, оялар коралар, бала чыгарырга әзерләнәләр. Шундыйларның берсе – кыр үрдәге. Ул, башка туганнарыннан аермалы буларак, куышларда яши.

Кошларга яшәү шартларын көйләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетың Түбән Кама районындагы бүлеге хезмәткәрләре ярдәм итә. Алар Коряжное, Бобровое, Ржавец, Песчаное, Сарамук, Песочное, Гусиное, Пестянка, Кече һәм Олы Яр буе күлләрендә үрдәкләрнең күпләп туктала торган урыннарына куышлар урнаштырдылар.

Әлеге биотекхник чара ел саен үткәрелә. Үрдәкләрнең оя кору шартларын яхшырту аларның баш санын арттырырга, шулай ук үрдәкләрнең йомырка басып утыру өчен нәкъ менә шул күлләргә тукталуына ярдәм итәргә тиеш. Буыннар санының күплеге үрдәкләрнең агач йортлардан ризалыкларын белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International