Язны сизәләр: Республика урманнарында янутсыман этләр уянды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Шактый калынайган хайваннар кышкы йокыдан уянып чыга башладылар. Алар, тирә-якны өйрәнеп, ашыкмыйча гына, кар каплаган урман сукмакларында йөриләр.

Янутсыман этләр әлеге гаиләдән кышын йоклый торган бердәнбер этләр. Алар декабрьдән мартка кадәр йоклыйлар. Аларның уянуына җылы һава шартлары һәм азык базасы йогынты ясый.

Елның салкын вакытында алар берәм-берәм дә һәм, җылырак булсын өчен, өер белән дә тупланып йоклыйлар. Йоклар өчен янутсыман эт куышлар, печән өеме, башка яшерен ышык урыннардан файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International