Апас районында кыр кәҗәсен бәрдергәннәр

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Казан – Ульяновск автоюлының 63 км ында автомобиль йөртүче җиңел автомобилендә кыр кәҗәсен бәрдерә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлә.

Исегезгә төшерәбез: кыргый хайваннарның урманлы җирләрдә күченү ихтималы аеруча зур. Юлның әлеге участокларында аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрелеш булмасын өчен, тизлекне киметергә кирәк.

Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112  ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International