«Таш джунгли»да адашкан: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре кондызга табигый яшәү шартларына кайтырга ярдәм итте

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Царево бистәсендә гадәти булмаган кунакны очраталар. Ул «таш джунгли»дан чыгу юлын эзләп йөрүче кондыз була. Җанвар курыккан һәм тынычсызланган.

Битараф булмаган кешеләр урамны кыргый җәнлек йөри торган урын дип тапмыйлар һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Питрәч районындагы районара бүлегенә хәбәр итәләр.

Белгечләр хайванны тотып, махсус күчереп йөртелә торган тартмага урнаштырганнар. Аннары табигый яшәү шартларына – Шимелка елгасына җибәрәләр. Берничә секунд икеләнеп тора да, суга чумып, үз уңаена китеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International