Һәр авылда бер сыерчык оясы: Теләче районында «Сирәк очрый торган кошларны каршылап» конкурсының Иң яхшы авторлык эшләрен сайлап алдылар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Теләче районында «Сирәк очрый торган кошларны каршылап»дигән традицион район конкурсына йомгак ясалды. Чара «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды. Конкурска 71 эш тапшырылган иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгының беренче урынбасары Айрат Фәрхуллин, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт контроле бүлеге башлыгы Эмиль Гаязов һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.

«Матур сыерчык оясы» номинациясендә Азамат һәм Самат Бәшировлар, Рания Хәйруллина һәм Раян Нигъмәтҗанов җиңүче булдылар. «Иң оригиналь оя» номинациясендә 1 урынны Ильвина Хәмидуллина, 2 урынны Ризат Шәйхиев һәм 3 урынны Әмир Бикмөхәммәтов яулады. Ә иң яшь катнашучы дип Иллария Хуҗина танылды.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар ояларын үз авылларында эләчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International