Казанның Совет районында елга балыкларын рөхсәтсез сату урыннары буенча профилактик чаралар узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты вәкилләре һәм администрация белән берлектә Совет районында урам сәүдәсе урыннары буйлап чираттагы рейд чараларын үткәрделәр.

Мамадыш трактында елга балыгы сату факты теркәлде. Продукт ветеринария-рөхсәт документларыннан башка сатылган. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International