Зеленодольск районында су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара. Әйтик, бүген «Уылдык» операциясе кысаларында «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зеленодольск районындагы районара бүлеге башлыгы тарафыннан Зеленодольскидан 1,5 км көньяктарак урнашкан Идел елгасы акваториясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту кораллары белән тоткан граждан тоткарланды.

Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республикабыз акваторияләрендә «Уылдык–2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International