Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 20 сентябрь көнендә республиканың Мәскәү-Өфә трассасы 977 километрында Алабуга райоында“Кыргый хайваннар” билгесе астында, “Лада Гранта” машинасы йөртүчесе пошины бәрдерде. Нәтиҗәдә 3 кеше яраланды, поши шуда ук үлде.
Идарә машина йөртүчеләрне машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.