Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: киләчәк ау чоры белән бәйле рәвештә, Идарә ауны кулланучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмәләр Арчада һәм Югары Осланда уздылар. Киңәшмәләрдә төп игътибар  оештыру чараларына һәм ау кагыйдәләрен саклауга  юнәлтелде.

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV сыйныф янгын куркынычы  урнаштырылу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән  19.08.2017 елдан  “Гражданнарның урманнарда  булуын һәм анда  транспорт чаралары  белән керүне чикләү  турында”гы боерыгы  раслану турында, Идарә барлык аучыларга да хәбәр итә.

Бу боерык белән, гражданнарның урманнарда  булуын һәм анда  транспорт чаралары  белән керүне чикләү, бу боерык көчкә кергәнән соң,   21 календарь көненә кертелүе  билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International