ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең 58нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында педагоглар өчен «Бу Җир синеке һәм минеке!» дип аталган квест–уен, викторина һәм экологик белем сәгате оештырдылар. Ул чара тәрбиячеләрнең иҗади потенциалын, аларның экология мәсьәләләре буенча компетентлыгын үстерү максаты белән уздырылды.

Бу чарага «Дала»  дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Динмөхәммәтов Фәрит Нургали улын һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Замалеева Гөлия Нәбиулла кызын чакырдылар.

Чарада катнашучыларга яшь буынга экологик тәрбия бирү алымнары турында сөйләделәр, шул исәптән әлеге балалар бакчасы территориясендә дә, бинада  булдырылган экологик сукмаклар белән таныштырдылар. Бу экологик сукмаклар, экологик белем бирү, предметлар арасында күренешләрнең, элемтәләрнең һәм мөнәсәбәтләрнең сәбәпләрен билгеләү өчен, урамда йөрү вакытын һәм балалар белән белем бирү эшчәнлеген нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирә.

«Дала»  тыюлыгы директоры барлык педагогларга зур хезмәтләре һәм яшь буынга экологик белем бирүгә  һәм тәрбияләүгә иҗади өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, экологик чараларда актив катнашканнары өчен дипломнар тапшырды. Ул шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр өчен аңлатмалар бирде,  тыюлык һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Дала» тыюлыгының экологик сукмагы буйлап экскурсиягә чакырды.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде. Әлеге чарада “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады. Үзе белән алып килгән видео мәгълүматлар белән танышкач, карагач укучыларның, хәтта өлкән кунакларның күңелен хисләндерде, тирә-якка булган мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтте. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл    караш тәрбияләү, туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү тыюлык хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора.

Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Чишмә суы минераль тозларга бай, аларның составында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.

Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.

Чараның ахырында катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International