Әлмәттә “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде. Әлеге чарада “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады. Үзе белән алып килгән видео мәгълүматлар белән танышкач, карагач укучыларның, хәтта өлкән кунакларның күңелен хисләндерде, тирә-якка булган мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтте. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл    караш тәрбияләү, туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү тыюлык хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора.

Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Чишмә суы минераль тозларга бай, аларның составында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.

Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.

Чараның ахырында катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International