ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара. Әйтик, бүген «Уылдык» операциясе кысаларында «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зеленодольск районындагы районара бүлеге башлыгы тарафыннан Зеленодольскидан 1,5 км көньяктарак урнашкан Идел елгасы акваториясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту кораллары белән тоткан граждан тоткарланды.

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Зеленодольск районының торфлы сазлыгында 60 акчарлактан торган зур төркемне күреп алалар. Аларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Алексей Астафьев төшерә.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыны Минзәлә районындагы хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ренат Шәйхетдиновны Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Мактау тактасына кертелүе белән котлады.


19
апрель, 2024 ел
җомга

Ил Президенты игълан иткән Гаилә елында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тармак династияләре һәм табигатьне саклауның ничек аларның тормыш мәгънәсенә ничек әверелүе турында сөйләвен дәвам итә. Шундыйларның гаиләләрнең берсе – Әлфия һәм Алсу Нуримановалар.

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 05 апрелендәге 233 номерлы карары нигезендә республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 20 апрельдән суда йөзүче киек кошларны аулау сезоны ачылуын хәбәр итә. Ата казларны һәм үрдәкләрне генә ауларга рөхсәт ителә. Сезон 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районындагы хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр коллыгыннан сөркә-байбак коткарылган. Аларга ваемсыз булмаган кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Яз көне кошларның парлашу чоры башлана. Әткә кошлар әнкә кош өчен көрәштә уяулыкларын югалталар һәм үзләре үк ярдәмгә мохтаҗ хәлгә төшәләр. Түбән Камадагы торак йортның бер подъезды ишегалдына очып килгән көртлек тә шундыйларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International