Түләүсез юридик ярдәм

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнаша һәм гражданнарга, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән тәртиптә, Дәүләт комитеты компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Дәүләт Комитетының вәкаләтләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 15 декабрендәге 996 номерлы «Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты мәсьәләләре» карары белән билгеләнгән («Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты турында Нигезләмә» белән бергә).

Дәүләт комитеты, алдан язылу буенча, түләүсез юридик ярдәм турындагы закон кысаларында телдән һәм язма рәвештә түбәндәге адреста хокукый консультацияләр бирә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 202 бүлмә (бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш, көн саен (дүшәмбе – җомга: 8.00-17.00, төшке аш: 12.00-13.00).

Алдан язылу (843) 211-66-94 телефоны аша башкарыла.

Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 маендагы УП-444 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибенең 15 пункты нигезендә, әгәр граждан (аның законлы вәкиле) куйган мәсьәләләр дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасының башка катнашучысы компетенциясенә карый икән, граждан мөрәҗәгать иткәндә, мөрәҗәгать итү көнендә гражданга шәхсән тиешле урынга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International