Халык контроле

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту) » дигән яңа категория кертелде. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге законнарны бозу турында белдерү бирү өчен түбәндәгеләр кирәк:
- ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә / авторизацияләнергә (https://uslugi.tatarstan.ru/);
 ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү өчен "Теркәлергә" төймәсенә басарга, мобиль телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм килешергә, галочканы тиешле кырга куеп, "Теркәлергә" дигән төймәгә басарга кирәк. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырга кертергә кирәк.
- «Халык контроле» бүлегенә кереп, хокук бозу факты расланган очракта, Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге законнарны бозу турында хәбәр бирергә.

 Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:
- физик затлар тарафыннан су биологик ресурсларын тоту коралларын кую (ишкәкле көймәдә ятьмәләр урнаштыру, транспорт чарасын кулланмыйча һ.б.); (ен) балык
- балык тоту участогы чикләреннән тыш ятьмәләр урнаштыру.
Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International