Максатлар һәм бурычлар

Төп бурычлар:

- хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау һәм куллану өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

- юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук биологик су ресурсларын саклау һәм файдалану турында Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары таләпләрен саклауны контрольдә тотуны һәм күзәтүне тәэмин итү;

- Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган территорияләрдән тыш, хайваннар дөньясы объектларын дәүләт теркәвенә алуны, дәүләт кадастрын һәм дәүләт мониторингын оештыру һәм алып бару;

- биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын үстерү һәм камилләштерү.

Төп функцияләр:

- хайваннар дөньясы объектларын саклау, яңадан торгызу белән идарә итү, хайваннар дөньясы объектларын куллануны җайга салу (01.06.02);

- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлегеннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге (01.06.11.03);

- балыкчылык, су  объектларын һәм су биоресурсларын  куллану һәм саклау өлкәсендә  идарә итү (01.06.05);

- үсемлекләр дөньясын  куллану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне  җайга салу (01.06.03);

- региональ әһәмияттәге  аеруча саклана торган табигый  территорияләрне оештыру һәм  аларның эшен алып бару өлкәсендә идарә итү, Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару (01.06.07);

- үсемлекләр дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә  региональ дәүләт экологик күзәтчелеге (01.06.11.02);

- региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеге (01.06.11.07).

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International