Көрән аю

Без «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында туган як яшәүчеләре турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге материалның герое-көрән аю. Иң матур, көчле һәм мәһабәт еркычларның берсе, аның гадәтләре, яшәү рәвеше үзенчә уникаль.

Аюны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча,Татарстан Ресубликасында даими рәвештә 36 баш ерткыч яши. Алар бездә күбрәк җәй көне яши, ә кышка күпчелек өлеше, урманнар зуррак һәм куерак булган Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсенә күченә. Аюлар ешрак Әгерҗе, Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында очрый.

Көрән аюның яшәү тирәлеге булып киселгән агачлы, янгын урыннары, сазлыклар һәм аланнар булган урманнар тора. Соңгы елларда аны сусаклагычларда һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә еш очратырга була. Табигый шартларда көрән аю якынча 25-30 ел яши.

Аюлар бөтен нәрсәне ашый торган хайваннар. Язын аларның ризыгын кырмыскалар, үләксә, тояклылар; июнь-июль айларында – бөҗәкләр, усак яфраклары, зур үлән яфраклары (зонтиклылар: курай үләне, балтырган, шүрелек), кош йомыркасы; җәй  һәм көз көне – җиләкләр (кура җиләге, нарат җиләге, мүк җиләге, шомырт, миләш), кимерүчеләр, солы тәшкил итә. Юллар янындагы чүплекләрдәге калдыкларны да ашый.

Көрән аю, нигездә, кичке һәм төнге яшәү рәвеше алып бара. Июнь аенда көрән аюларның куу чоры башлана. Бу вакытта хайваннар үзләрен бик агрессив тота. Ноябрь аеннан март ахырына кадәр өненә кереп ята. Гыйнвар аенда анда 1-2 бала туа. Бер аю баласының уртача авырлыгы 500 граммнан, озынлыгы – 22-24 см артмый.

Төрне саклап калу өчен, көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аны аулау катгый тыела. Бу таләпне бозу өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Ерткычның тышкы кыяфәте үз күләмнәре һәм куәте белән таң калдыра. Бер олы хайванның авырлыгы 300-500 килограммга, гәүдәсенең озынлыгы ике метрга кадәр җитә. Ата хайваннар  ана хайваннарга караганда, һәрвакыт якынча ике тапкырга авыррак һәм зуррак була. Тәне  озынча гәүдәле һәм зур чаллы. Куәтле, зур аякларында 15 сантиметрга кадәр озынлыктагы  тырнаклы биш бармак бар. Түгәрәк формалы  кечкенә генә койрыгы бар. Аның озынлыгы ике  дистә сантиметрдан  артмый. Киң маңгайлы зур башы, озынча формалы борынга, кечкенә күзләргә һәм колакларга ия.

Бераз тарихы турында: галимнәр һәм археологлар раслаганча, аюлар борынгы сусарлардан 3-4млн. ел элек килеп чыккан. Мондый борынгы төр калдыклары хәзерге Франция территориясендә табылган. Бу зур булмаган Малайя аюы булган. Соңрак әлеге төр эрерәк ерткыч җәнлеккә - этрус аюына эволюцияләгән. Аның территориясе Европага һәм Кытайга таралган. Якынча бу төр эре, кара аюларга нигез салучы булган. Якынча 1,8-2млн. ел элек аюлар гаиләсенең мәгарә ерткычлары барлыкка килгән. Нәкъ менә алардан көрән һәм ак аюлар килеп чыккан, һәм алар соңыннан бик күп төрләргә бүленгән.

Тарихи заманнарда борынгы аю Евразиянең, Төньяк Американың урман, урман-дала һәм дала зонасында һәм Төньяк Африка тауларында яшәгән. Бүгенге көндә төрнең саны кимү сәбәпле, яшәү ареаллары Белоруссиядән Камчаткага кадәр тоташ массив, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Тянь-Шань, Памир тауларында учаклар белән тәэмин ителгән; Төньяк Монголияне һәм Төньяк Кытайны колачлый.

XIX гасырның Казан губернасында аю барлык эре урман массивларында яшәгән, ә XX гасыр башында төньяк-көнчыгыштагы урманнарда гына калган. XX гасыр урталарында Югары Ослан, Тәтеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында бердәм очрашулар булды. Узган гасырның 80 нче елларыннан Татарстан Республикасында көрән аюларның саны һәм яшәү ареалы артуында тотрыклы тенденция күзәтелә башлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International