Европа чәшкесе (лат. Mustela lutreola) – сусарлылар гаиләсенең ерткыч җәнлеге. Имезүчеләр отрядына керә. Күп кенә тарихи яшәү урыннарында ул инде күптәннән үлгән хайван дип санала һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабында юкка чыгу куркынычы янаган төр буларак күрсәтелгән.
Бу төрнең яшәү урыннарына карата бик үзенчәлекле таләпләре бар, бу популяция кимү сәбәпләренең берсе булып тора. Алар-суда да, корыда да яшәүче хайваннар, шуңа күрә аларга сулыклар янында яшәргә туры килә. Татарстан Республикасы территориясендә XX гасыр башында барлык сулыклы биләмәләрдә гадәти хайван була. Татарстан Республикасында ареалы һәм саны кимү, узган гасырның 20 нче еллары азагыннан билгеләнгән. Территориаль Биектау районында һәм Бөгелмә районында теркәлгән. Европа чәшкесе урнашкан җир-суларда су яны имезүчеләрен ауламаска, яр буе үсемлекләрен юк итмәскә, урманны су буйлар агызмаска, агросәнәгать комплексы калдыкларын ташламаска кирәк.
Европа чәшкесе шактый вак хайван. Ата хайваннар кайвакыт 750 грамм авырлыкта 40 сантиметрга кадәр үсә, ә ана чәшкеләр аннан да кечерәк – ярты килограммга якын һәм 25 сантиметрдан бераз гына артыкрак. Тәне озынча,аяклары кыска. Койрыгы мамыклы түгел, озынлыгы 10-15 см.
Европа чәшкесе хәрәкәтчән һәм шук характеры белән аерылып тора. Кагыйдә буларак, бу ерткыч берничә дистә гектар мәйданлы конкрет территорияне биләп, ялгыз яшәү рәвешен алып баруны өстен күрә. Чәшке яртылаш суда яшәүче хайван булып саналса да, күп вакытын корыда үткәрә, ул анда үзенә ризык таба.
Чәшке-ерткыч имезүче, шуңа күрә хайван ризыгы аның туклану рационының нигезен тәшкил итә. Сулыкларда ул балык һәм башка су яшәүчеләрен, шулай ук аларның уылдыкларын тота. Коры җирдә туклану рационы төрле кимерүчеләр, әгәр дә тота алса, шулай ук зур булмаган канатлылар хисабына киңәйтелә.
Европа чәшкесе - ул уникаль хайван, ул планетабызның экосистемалар балансын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Ул төрле кимерүчеләргә каршы көрәштә, аларның санын билгеле бер дәрәҗәдә тотып, кешегә ярдәм итә. Бу кеше өчен шулай ук тере табигать өчен аларның даими саны мөһим роль уйный торган башка терлекләрнең санына карата да актуаль.
Кызыклы фактлар:
1. Чәшкеләр-менә дигән йөзүчеләр, бармак арасындагы ярылары аларга аякларыннын ласта шикелле файдаланырга булыша.
2. Чәшке, әлеге гаиләнең башка вәкилләре белән чагыштырганда, һәрвакыт бер оядан файдалануны өстен күрә.
3. Чәшкеләр-менә дигән йөзүчеләр, бармак арасындагы ярылары аларга аякларыннан ласта шикелле файдаланырга булыша. Кирәк булганда, яхшы чумалар, куркыныч булган очракта су астында 20 метрга кадәр йөзеп китә алалар.
4. Мамыклы җәнлекләр кискен ис белән якланып кына калмыйлар, шулай ук үз территориясен дә билгелиләр. Әмма җирләрне биләүнең икенче ысулы да бар-тамак төбе бизләре. Чәшкеләр муены белән агачларга һәм ташларга ышкына, шуның белән аларны билгели.
5. Елның кышкы вакытында чәшкеләр кар астында аулый: алар, үзләренә табыш эзләп, күп санлы юллар ясый. Шул рәвешле, көнгә җәнлек 1.5-2 километр территорияне урап уза.