Кайнар линия

КАЙНАР ЛИНИЯ

Дәүләт комитетында пәнҗешәмбе көннәрендә җирле вакыт белән 12.30 дан 15.30 га кадәр Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли – (843) 211-66-94.

Күрсәтелгән «кайнар линия» кысаларында дәүләт комитетының әйдәп баручы киңәшчесе – хокукый тәэмин итү буенча белгече Варфоломеева Вероника Николаевна Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирә (түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре; түләүсез юридик ярдәмнән файдалану өчен тәкъдим ителергә тиешле документлар исемлеге һәм башкалар).


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International