Аккош бакчага кергән һәм чыга алмый - андый хәбәр бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына керде. Гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында булды. Аккошны кешеләр үзләре генә тота алмады, шуңа күрә Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итте. Район белгечләре килеп, кошны тотты һәм аккошлар яши торган җирле күлгә күчерде. Хәзер каурыйлының куркынычсызлыгына берни дә янамый.