ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2019 ел
шимбә

«Россия чаңгы юллары» дип исемләнгән бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда бу юлы ярышлар өч мәйданчыкта узды: Горкино-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы үзәнендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.

Казанда ярышларда барлыгы 20000гә якын кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.

Бу күңелле һәм файдалы чара өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!​


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә  Әлки районында, һәвәскәр ауны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында, аучылар биатлоны буенча район ярышлары узды. 

Чара ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән республиканың Әлки районы аучылары катнашында оештырылды.

 1 урынны Әлки районының Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте командасы алды

2 урын - Әлки районының яшь аучылар командасы

3 урын - Әлки районының «Көньяк» аучылык хуҗалыгы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International