ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгында Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Удмуртия Республикасы буенча су-биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтү һәм саклау бүлеге делегациясе булды. Эш буенча очрашу  “Иж елгасы” табигать һәйкәле территориясендә узды.

 Елганың чыганагы Удмурт Республикасында, ә Татарстан Республикасы чикләрендәге озынлыгы 97,5 км тәшкил итә. Иж елгасы- Татарстан территориясендә Кама елгасының иң зур кушылдыгы.

Очрашу барышында балыкчыларның сулыкка йөрүләре, алар тоткан балыкларның төр һәм сан катнашмасы, һәвәскәр балык тоту кагыйдәләрен үтәү турында фикер алыштылар. «Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы, тыюлыкта эшләнә торган 90% хокук бозулар, Удмурт республикасында яшәүчеләр тарафыннан эшләнә, дип ассызыклады.

Тыюлык хезмәткәрләре шулай ук Удмуртиядән килгән коллегаларын, бер участогы Иж елгасы тамагында урнашкан, чөгә балыгының тотрыклы популяциясен булдыру максаты белән оештырылган "Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары" табигый зоология заказнигы белән таныштырдылар.

Табигать һәйкәле территориясен тикшерү вакытында, эшче төркем профилактик әңгәмә үткәрде һәм кышкы балык тотарга яратучыларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтте.

Удмурт Республикасы буенча су биологик ресурсларны дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белән хезмәттәшлек кысаларында, бүлек белгечләре һәм «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе  уртак балык саклау рейдларын оештырырга карар кылдылар.​


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Ә Мәдәният сарае фойесында муниципаль район территориясендә эшләүче оешма һәм учреждениеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе дә катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре, күп кешенең игътибарын җәлеп иткән, табигать почмагы оештырдылар.

«Кичке Таң» табигать тыюлыгы экспозициясендә кунаклар тыюлык территориясендә үсә торган дару үләннәре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук, район җитәкчелеге һәм республика вәкилләре тарафыннан хупланган, тыюлык территориясендә булдырыла торган экологик сукмакларның макетлары күрсәтелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International