ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Нурма» исемле яңа аучылык хуҗалыгы барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Мамадыш районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының чикләре үзгәрде.

Мамадыш муниципаль районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының актуаль чикләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.​


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 ел, № 453 боерыгы белән расланган), Татарстан Республикасында су биоресурсларын чыгару (тоту) вакыты (чоры) 25 апрельдән 5 июньгә кадәр​.

Исегезгә төшерәбез, уылдык чәчү чорында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының һәм  аларга коя торган елгаларның барлык биоресурсларын тоту тыела. Балыкны, уылдык чәчү урыннарыннан тыш, ярдан, гомуми саны 2дән артмаган йөзмә яки су төбе  кармагы белән генә тотарга ярый.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ау күзәтчелеге өлкәсендә сораулар буенча кайнар линия телефоны (843) 211 73 81

Кайнар линия телефоны оператор тарафыннан турыдан туры кабул итү режимында эшли.

Хәбәрләрне кабул итү эш вакытында башкарыла (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 -18.00, җомга 9.00 -16.45 -, тәнәфес 13.00-14.00 ).


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе район суды буенча җәмәгать судьясы белән, Чистай шәһәрендә яшәүче ике кешегә карата, су биологик ресурсларын законсыз табуда (тотуда) ярдәмлек итү,шулай ук башкару өчен хөкем карары чыгарды. Аннан башка, аларның берсе, үзенең җинаятьчел гамәлләре белән хайваннар дөньясына 300 мең сумнан артык зыян китереп,  ике пошины законсыз аулаган өчен хөкем ителгән иде.

Суд карары нигезендә хөкем ителүченең берсенә 1 ел 2 ай вакыт эчендә хезмәт хакының 15 процентын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде, икенчесенә шундый ук җәза, ләкин эш вакыты 6 ай. Хөкем ителүчеләрдән ,республика хайваннарына китерелгән зыянны каплау өчен, 330 мең сумнан артык акча түләттерелде.

Суд карары буенча, җинаять кылганда кулланылган ятьмә  һәм башка әйберләр юкка чыгарылырга тиеш, ә көймә һәм көймә моторы, дүрт көпшә утлы корал дәүләт кеременә тартып алынды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына эш башкаручы сәркатиб кирәк.

Тулы мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны буенча яки Oksana.Filippova@tatar.ru.​ электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, язгы ау чоры алдыннан, 2019 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының Кайбыч, Арча, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнарында күчмә гавами чаралар уздырылды.

Анда язгы ау чорында ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә канун таләпләрен бозуга профилактика ясау сораулары каралды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда каурыйлы киекләргә язгы ау 27 апрель көнне сәгать 00 башланачак һәм 6 май көнне 24.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген, «Парклар маршы – 2019»  Халыкара табигать саклау акциясе һәм экологик белем бирүкысаларында, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 10 нчы Чистай мәктәбе укучылары өчен «Минем туган ягым» дип аталган дәресе үткәрделәр.

Белгечләр дәресне кызыклы форматта әзерләделәр, беренче өлешендә «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате, ТР Кызыл китабына кертелгән һәм Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, шулай укбашланган «Парклар маршы 2019»Халыкара табигатьне саклау акциясе турында сөйләделәр.

Икенче өлештә балалар һәм тыюлык хезмәткәрләре «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы һәм АМУ«Чистай мәдәни үзәге»оештырган Владимир Труновның туган як табигате турындагы картиналар күргәзмәсенә бардылар.  Балалар бик җиңел танылаторган пейзажларны озак иттереп карап тордыларһәм дәрестә алган белемнәрен ныгыттылар. Күргәзмә 2019 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк, теләгән һәркем аны карый ала.


19
апрель, 2019 ел
җомга

«Парклар маршы 2019» Халыкара табигатьне саклау акциясе һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре һәм АМУ «Чистай мәдәни үзәге» администрациясе тарафыннан, “Диалог” сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен клуб оештыруда катнашучы, талантлы, яшь рәссам Владимир Николаевич Трунов картиналары күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәне ачу тантанасы АМУ «Чистай мәдәни үзәге»ндә 2019 елның 17 апрелендә узды. Кунаклар игътибарына үзенчәлекле авторның 50 дән артык картинасы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының 100 еллыгы елында, туган як турында, үз шәһәрләре турында, Чистай табигатенең таныш почмаклары турындагы картиналар аеруча кызыксыну уяттылар. «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре рәссамга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Күргәзмә 2019 елның 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Чистай шәһәре, АМУ «Чистай мәдәни үзәге», Ленин урамы 17А, 1этаж. Керү ирекле. ​


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетында, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин рәисле астында, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Анда ведомствоара эшче төркемнәрнең 2019 елның I кварталына эш йомгакларын ясадылар һәм 2019 елгы уылдык чәчү чорына күзәтчелек ведомстволарының төп бурычларын билгеләделәр.

Төп докладчылар булып түбәндәгеләр торды: Татарстан Республикасының  Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы урынбасары М. А. Шинкарев, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - Ф. Ф. Шакиров.

Шулай ук, әлеге районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең эш нәтиҗәләрен түбәнәйтү сәбәпләре турында, Актаныш һәм Тукай районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләрен дә тыңладылар.

Хәзер ведомстволарның төп бурычлары булып, елга балыгы белән законсыз сәүдә итү; балык тоту максатларында кече судноларны куллануны булдырмау; сулыкларны ташландык тоту коралларыннан чистарту; аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану; су объектларын куллану һәм саклау тора.

Исегезгә төшерәбез, Идел-Каспий бассейны өчен билгеләнгән Балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, 2019 елда, Татарстан Республикасы өчен, 25 апрельдән алып 5 нче июньгә кадәр уылдык чәчү  вакытында һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела. ​


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Арча районында  һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык-җир (42700 га) суларына аучылык  хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.

Аукцион нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ «Кордон Зарифа» җиңүче дип танылды.

Җиңүче белән 49 елга хайваннар дөньясы белән файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International