Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча, Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур. 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасының Норлат районындагы Сосновка авылының шәхси хуҗалыгы дуңгызыннан ДАЧ авыруын табу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентының 01.10.2016 елдан УП-891 номерлы боерыгы белән, ДАЧ авыруы буенча уңышсыз һәм таралу мөмкинлеге булган, Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә чикләүче чаралар (карантин)кертелде.
Кыргый кабаннарда ДАЧ авыруы бүгенге көндә ачыкланмады.
Шулай ук 30.09.2016 елны Россия Федерациясе Хөкүмәте белән, Россия Федерациясе территориясенә дуңгызларның африка чумасы авыруы кертмәү һәм аның таралуына юл куймау буенча эш планы расланды.
Бу план белән, дуңгызларның африка чумасы авыруы табылган яки барлыкка килергә мөмкин, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә, тормышка ашырылырга тиешле өлгер чаралар каралган.
Шуның белән бәйле рәвештә Идарә барлык аучыларга һәм Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгать итә: үлгән кыргый кабаннарны тапкан очракта тоткарсыз Идарәгә (843) 211 70 78 телефон буенча хәбәр итегез.
Бүген, бөтен дөньяда 4 октябрьдә билгеләнә торган, Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә (World Animal Day). Ул 1931 елда Флоренциядә , табигатьне яклаучылар белән Халыкара конгреста оештырылды.
4 октябрь көне, хайваннарны яклаучы католик изге Франциск Ассизскийны (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 - 4 октябрь 1226) хәтерләү көне булу сәбәпле сайланды. Күп кенә илләрнең чиркәүләре Халыкара хайваннар көненә багышланган гыйбадәт кылуны 4 октябрь яки аңа якын көнне уздыралар.
Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне, җәмгыятьнең тирә –якны саклау кирәклегенә төшендерү, хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.
Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар , гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60 күбрәк илендә уздырылалар.
Бүген, Халыкара олылар көне чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән олы кешеләрне өйләренә барып котладылар һәм күчтәнәч бирделәр.
Бу якты көндә, Сезгә эштәге хезмәтегез, куәтегез һәм патриотлылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә безнең Идарә горурлана торган, анда беренче тапкыр барлыкка килгән әйберләрнең күбесе, сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез һәм сәләтегез белән барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет һәм озын гомер телибез.
2016 елның 28 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2015 елның 25 июненнән 17-П номерлы РФ Конституция Суды карарын һәм “Татарстан Республикасының Экологик кодексының 1355 маддәсенә үзгәртүләр кертү турында”гы Татарстан Республикасының Канун проектын һәр яктан тикшерү булды.
Татарстан Республикасының Канун проекты Идарә карамагындагы иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды, бу канун проектын кабул иткән очракта, Татарстан Республикасы Экологик кодексының 1355 маддәсен киләчәктә куллану буенча тәкдимнәр формалаштырылды.
2016 елның 5 октябрь көненә кадәр яңа банкноталар өчен символ сайлауның соңгы этабы узачак. Өченче этап барышында 10 алдынгы шәһәр/территория арасыннан ике җиңүче һәм аларга тәңгәл килүче дүрт символ( һәрбер шәһәргә яки территориягә икешәр символ) сайлана. Сайлау Бөтенроссия тавыш бирү юлы белән уздырыла: онлайн режимда (Твоя-Россия.рф сайтында) һәм оффлайн режимда «Аргументы и факты», «Комсомольская правда» федераль гәҗитләрнең кәгазь басмаларында һәм Россия Банкының барлык региональ вәкиллекләрендә,бу елның 1 октябрендә узачак, Россия Банкының ачык ишекләр Көне чикләрендә анкета тутыру аша.
Онлайн тавыш биргәндә, ике шәһәрне сайларга кирәк һәм Твоя-Россия.рф. сайтында иҗтимагый челтәрләр аша авторлаштыруны узарга кирәк.
Сайлауның барышы артыннан Твоя-Россия.рф. сайтында күзәтергә була.
Хөрмәтле гражданнар! «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә сезгә Идарәдә коррупция чагылышлары турында сорау-анкеталаштыру узарга тәкъдим итәбез.
Бу тикшеренү министрлыкның эшчәнле эффективлыгын күтәрергә,ә шулай ук министрлыкның вазыйфаи затлары арасында коррупция чагылышларын булдырмау максаты белән өлгер чаралар кабул итәргә булышачак.
Безгә сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим!
2016 елның 25 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2016» ярышларында катнаштылар.
Ярышларның тантаналы ачышы беренче чабышлар алдыннан узды. Шәһәр халкын, ә шулай ук спорт һәм сәләмәт яшәү рәвешен яратучыларны Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев сәләмләде.
Гадәттәгечә 1 км VIP-чабышлардан башка, массакүләм чабышлар, ә шулай ук 2,4,6,8,12 километрга чабышлар булды.Чабышта мәктәп балалары, спорт мәктәбе укучылары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнаштылар. Йөгерергә яратучыларның саны 24 510 кеш
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга тиеш.
Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.